«Сөткә – юл!»: Татарстанда юбилей автохәрәкәте узачак

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Сөт базарын өйрәнү үзәге һәм The DairyNews мәгълүмат агентлыгы 2022 елның 1 августыннан 4 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “Сөткә – юл!” унынчы – юбилей   автохәрәкәтен уздырачак. 

Автохәрәкәтнең беренче ноктасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булачак, анда «Татарстан Республикасының сөт тармагын үстерү» конференциясе узачак. Фикер алышу өчен төп темалар: Татарстан Республикасында сөт тармагындагы вәзгыять, сөт базарындагы баланс һәм үсеш перспективалары, инвестицион климат һәм төбәктә сөт эшкәртүне үстерү мөмкинлекләре, шулай ук эшкәртелмәгән сөт базары: проблемалар һәм үсеш перспективалары.

 “Сөткә - юл!” автохәрәкәте  Чистай, Мамадыш, Алабуга, Балтач муниципаль районнары аша  уза, ә автохәрәкәтнең соңгы ноктасы Казан сөт комбинаты булачак.

“Сөткә - юл!”  автохәрәкәте  сөт базарында катнашучылар өчен традицион вакыйгага  әверелде һәм тармак өчен мөһим әһәмияткә  ия, чөнки ул сөтне  һәм сөт  продуктларын популярлаштыруга;  сөт җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә ярдәм итүгә; базарда катнашучылар арасында тәҗрибә алмашуга юнәлдерелгән. 2012 елдан башлап, “Сөткә - юл!” автохәрәкәте Россия  Федерациясе  субъектлары җитәкчеләре катнашында Россиянең 30дан  артык төбәге   буенча узды, ә 2018 елда Атлантик океанны кисеп үтеп, Канадада булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International