Түбән Кама районында сарыкчылыкны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Бүген Түбән Кама районында “Кармалы”  ҖЧҖ базасында «Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сарыкчылык һәм тармакны табышлы  итү    юллары» темасына семинар  узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов,  Рестораторлар  һәм Отельерлар  Федерациясенең Татарстан  Республикасындагы вәкиллеге башлыгы Нурислам Шәрифуллин, терлекчелек җайланмалары белән тәэмин итүчеләр, шулай ук сарыкчылык хуҗалыкларының җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

«Республикада 934 мең баш мөгезле эре терлек,  шул исәптән 322 мең баш сыер исәпләнә, 512 мең баш дуңгыз,  350 мең сарык һәм кәҗә, 19,0 млн. тирәсе кош-корт бар. Республика, 1 млн. 958 мең тонна сөт җитештереп,    Россия Федерациясендә беренче урында тора, терлек һәм кош ите буенча - 6 урында. Шул ук вакытта, сарык ите җитештерү буенча 9 урында  гына  тора,    нибары 16,0 мең тонна  җитештерелгән. Республикада бүгенге көндә сарыкчылык тармагын үстерү өчен бөтен шартлар   бар», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Ленар Гарипов.

 Республикада, нигездә, сарыкларның 4  токымы - прекос, романовский, эдильбай, Татарстан токымнары үстерелә. Хәзерге вакытта «Эдильбай – Поволжье» ҖЧҖнең нәсел заводында эдильбай токымының, «ПХ Пионер» ҖЧҖнең нәсел репродукторында романовский токымының һәм Кармалы» ҖЧҖнең нәсел репродукторында Татарстан токымының нәсел үзәге булдырылган.

 Министр урынбасары терлекчелекне цифрлаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. “Соңгы елларда терлекчелек продукциясен җитештерүдә, бигрәк тә сөт терлекчелегендә яңа технологияләр интенсив кертелә. Шулай ук хайваннар үрчетүне яхшырту  өчен терлекләрне идентификацияләүнең бердәм системасын,  терлекләр белән эшләү һәм тукландыруга идарә итү программаларын гамәлгә кертү, рацион компонентларын сыйфатлы баланслау һәм катнаштыру өчен азык үзәкләрен урнаштыру буенча актив эш алып барыла. Сарыкчылыкка килгәндә, Татарстанда ул акрын үсә, сарыклар саны кимеде һәм 349,5 мең башка калды,    2012 ел белән чагыштырганда, 3%ка   кимеде”, - дип ассызыклады ул.

 Нурислам Шәрифуллин, рестораторлар вәкиле буларак, Татарстаннан  даими рәвештә  сыйфатлы  сарыкчылык продукциясе белән тиешле  күләмдә тәэмин итүчеләр булмау проблемасы белән уртаклашты. "HoReCa" базары тенденциясеннән күренгәнчә,  җитештерү мәйданчыклары кими, аренда һәм эшче көчләр елдан-ел кыйммәтләнә һәм шуның аркасында эре компанияләр ярымфабрикатларга күчәләр, һәм болар барысы да безнең өчен зур проблема булып тора», - дип билгеләп үтте  Рестораторлар һәм Отельерлар Федерациясенең Татарстан Республикасындагы вәкиллеге башлыгы.

Моннан тыш, киңәшмә барышында белгечләр авыл хуҗалыгы хайваннарын үрчетү, югары табышлы сарыкчылык бизнесын алып бару, фермалар проектлау, җайланмалар белән тәэмин итү, йон сатып алу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Семинарның практик өлеше “Кармалы”  ҖЧҖендә узды. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1800 баштан артык сарык исәпләнә. Нәкъ менә биредә ун ел элек  “Татарстан”  токымы чыгарылган иде.

 Агрофирмада семинарда катнашучыларга сарыкларны тоту, йоннарын кисү, орлыкландыру ысулларын күрсәттеләр. Семинар йомгаклары буенча сарыкчылык тармагында барлыкка килә торган мәсьәләләрне оператив хәл итү белән шөгыльләнүче  эшче төркем төзү турында карар кабул ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International