Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатих Сибәгатуллин белән хушлашу тантанасы узды.
Панихиданы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алып барды.
«Без бүген Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллинны соңгы юлга озатабыз – ул киң күңелле һәм олы йөрәкле кеше, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән күренекле, эшлекле аграрий иде. 1990 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасын биләп, аннары Нурлат муниципаль районын җитәкләп, Фатыйх Сәүбән улы игенчелектә шактый күп инновацион ысуллар кертте, бу ысуллар күп еллар дәвамында бөртекле культуралардан югары уңыш алырга мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матәм нотыгы белән чыгыш ясады. Ул мәрхүмнең югары профессиональлеген һәм принципиальлеген билгеләп үтте. «Ул тынгысыз, эшчән, идеяле шәхес иде, һәрвакыт республика һәм үз халкы мәнфәгатьләрен кайгырттып яшәде һәм эшләде», - дип ассызыклады Татарстан парламенты Рәисе.
Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Фатих Сибәгатуллинның авыл хуҗалыгында эшләгән елларын искә алды.
Матәм нотыклары белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов һәм башкалар чыгыш ясады.
Фатих Сибәгатуллин Арча муниципаль районында үзенең туган авылы Апазда җирләнде.