Татарстан Рәисе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров халыкара Kazan Halal Market ярминкәсен ачуда катнаштылар. Бу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum»17нче халыкара икътисадый форум кысаларында беренче рәсми чара. Хәләл ярминкә «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов, бүген хәләл - ул тирән рухи, мәдәни кыйммәтләрне чагылдыра, бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштерә торган тулы бер тормыш фәлсәфәсе, дип ассызыклады. "Татарстан, ислам икътисадын үстерү өлешендә Россиянең әйдәп баручы төбәге буларак, хәләл индустриягә ярдәм итүгә һәм аны алга этәрүгә аерым әһәмият бирә. Без бу юнәлештә актив эш алып барабыз. Үзебезнең норматив-хокукый базаны ныгытабыз. Узган ел Казанда ислам финанслары стандартларын эшләү буенча (AAOIFI) төп халыкара оешманың беренче вәкиллекле үзәге ачылды", - диде республика Рәисе.
Бүген Татарстанда «Хәләл» стандарты буенча 150дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә. Рөстәм Миңнеханов, экспорт күләме дә үсә – узган ел республикадан хәләл продукция экспортлау 45 млн долларга җитте, бу 2024 ел күрсәткеченнән өч тапкыр артыграк, дип билгеләп үтте. Быел да уңай динамика саклана. «Бу Татарстанның хәләл продукциясен Көнчыгыш илләре базарларына чыгару өчен яңа мөмкинлекләр ачачак һәм безнең партнерлык элемтәләрен алга таба тагын да ныгытачак, дип ышанам», - диде, ассызыклап, Татарстан Рәисе.
Республикада хәләл ярминкәләр – анда катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирә торган күркәм традиция. Быел чарада Россиянең 11 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 100 компания катнаша. "Бүген биредә Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән күп төрле продукция килгән. Бу - Татарстан һәм гомумән Россиянең хәләл базары белән халыкара кызыксынуның булуына ачык дәлил", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Россия һәм халыкара партнерларга хәләл секторны үстерүгә керткән өлешләре һәм бу юнәлештә бердәм эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.
Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Маркович, Россия агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләрендә, шул исәптән хәләл өлкәдә дә, ислам дөньясы илләре белән актив хезмәттәшлек итә, дип билгеләп үтте. "Kazan Halal Market ярминкәсе эшлекле элемтәләрне җайга салу, контрактлар төзү һәм үзебезнең продукцияне күрсәтү өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Без үз чиратыбызда җитештерүчеләргә чит ил базарларына чыгарга ярдәм итәчәкбез", - диде ул.
Шулай ук хәләл ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны Ислам сәүдә үсеше үзәге (Марокко) генераль директоры Латыйфа Әл Буабдәләуи һәм Ислам сәүдә һәм үсеш палатасы (Согуд Гарәбстаны) генераль секретаре Йосыф Хәсән Хәләви сәламләде.
Аннары кунаклар сәүдә павильоннарын карадылар һәм китерелгән товарларның ассортименты белән таныштылар.
Kazan Halal Market 13 майдан 17 майга кадәр 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән тиешле сертификациясе булган азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин. Ярминкәгә китерелгән барлык продуктларга һәм хезмәтләргә төрле сертификацияләү оешмаларыннан хәләл сертификатлар бирелгән һәм өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тарафыннан тикшерелгән.