Министрлыкта хезмәт тәртибен үтәү комиссиясе мәнфәгатьләр конфликты турындагы хәбәрнамәне карады

2026 елның 15 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы узды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Комиссия хезмәткәрдә вазыйфаи бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерерлек шәхси кызыксыну барлыкка килергә мөмкин булу турындагы хәбәрнамәне карады.

Комиссия утырышы йомгаклары буенча түбәндәге карарлар кабул ителде: мәнфәгатьләр конфликтына китерерлек шәхси кызыксынучанлык булуын танырга; дәүләт ярдәме чараларын бирүгә һәм конкурс нигезендә сайлап алуны уздыруга бәйле вазыйфаи бурычларны (мәнфәгатьләр конфликты килеп чыкканда) бүтән дәүләт хезмәткәренә тапшырырга; әлеге карарларның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенә йөкләргә.

Күрелгән чаралар коррупциячел хокук бозуларны киметүгә һәм дәүләт ярдәме чараларын биргәндә законлылыкны һәм ачыклык булуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International