Бүген Казан ипподромында Татарстан Республикасының атлар тотучылары белән очрашу узды. Очрашуда елның беренче кварталына йомгаклар ясалды һәм Татарстан Республикасында атчылыкны үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм башкалар катнашты.
Очрашуны ачып, Гөлүс Баязитов 2026 елның беренче кварталын анализлап, аңа йомгаклар ясады. Ул, 2025 ел нәтиҗәләре буенча төбәктә атлар саны 31,1 мең башка җиткән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 400 башка күбрәк, дип билгеләп үтте.
"Соңгы алты елда атлар саны бер дәрәҗәдәрәк торса да, быел без аларның баш санын арттыруга ирешә алдык", - дип ассызыклады министр урынбасары.
Гөлүс Баязитов әйтүенчә, атлар үрчетү өчен тотыла торган бияләрнең үзебездә шактый булуы атлар санын арттыруга ярдәм итә. Саба, Чүпрәле һәм Теләче районнарында аларның саны сизелерлек арткан.
Катнашучылар уникаль токымлы татар атларына аерым игътибар бирделәр. Казан ветеринария медицинасы академиясе доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Марина Сушенцова татар токымлы атларның торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.
КФХ җитәкчесе Руслан Нуриев һәм «Хузангай» ҖЧҖ идарәчесе Марат Гобәйдуллин үз хуҗалыкларында атчылыкны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Тармакны үстерүнең озак сроклы планы турында фикер алышу очрашуның төп нәтиҗәсе булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның атлар санын арттыру турындагы йөкләмәсе нигезендә атчылыкны һәм ат спортын үстерүнең төбәк проекты эшләнгән һәм расланган. Ул 2027 елдан 2031 елга кадәр гамәлдә булачак.
Атчылык проектын гамәлгә ашыру өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле субсидияләү юнәлешләре каралган.