К.А.Тимирязев исемендәге Россия дәүләт аграр университетының ат- спорт комплексы татар токымлы ат белән тулыландырылды

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Университетка татар токымлы ат бүләк итү турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов анда булып кайтканнан соң кабул ителде. Ул Алан кушаматлы 4 яшьлек элиталы айгырны сайлап алды.

24 майда университетка атны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының атчылык мәсьәләләрен алып баручы әйдәүче киңәшчесе Айрат Хәбибуллин алып килде.

"Алан – тыныч, атланып йөрергә менә дигән ат, балалар белән шөгыльләнергә, ерак араларга чабарга яраклы ат. Ул яңа шартларга бик тиз җайлаша. Ул үзен ярышларда бик яхшы күрсәтте", - дип билгеләп үтте Айрат Хәбибуллин.

Тимирязов академиясенең коллекцион атлары ничә елларга беренче тапкыр университет ректоры, РФА академигы, профессор Владимир Трухачевинициативасы белән яңартыла. Бүгенге көндә анда төрле 19 токымнан 29 ат исәпләнә. Атларның санын арттыру белем бирү процессы һәм студентлар практикасы өчен мөмкинлекләрне шактый киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International