Наил Залаков Сьерра Леоне Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе белән очрашты

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Сьерра Леоне Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Йонгаво белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, рус телендә сөйләшүче яһүдләрнең  Европа форумы президенты Михаэль Юдинин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Хәләл продукция   экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКсының инвестицион проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Беренче эш итеп, кунакларга Татарстанның агросәнәгать комплексын  презентацияләделәр.

 “Республикада 1000нән артык эшкәртү предприятиесе эшли. Иң алга  киткән юнәлешләрдән -   сөт һәм ит  эшкәртү  тармагы. Узган ел экспорт күләме 271 миллион 600 мең доллар тәшкил итте”, - дип билгеләп үтте Наил Залаков. 

Сьер-Леон Республикасына Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексы продукциясе экспортланмый, шулай ук алардан безнең республикага  импорт продукциясе  дә кайтарылмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International