Марат Җәббаров чит илләр делегацияләре белән берничә очрашу уздырды

2022 елның 20 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитының эшлекле программасы кысаларында чит илләр делегацияләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, Хәләл продукция экспорты буенча проект җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКның инвестиция проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы АПКсының эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Беренче булып Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Бүгенге көнгә Татарстан Республикасына Ираннан 6 млн. долларга якын авыл хуҗалыгы продукциясе кертелгән. Аерым алганда, бу авыл хуҗалыгы техникасы, кипкән җиләк-җимешләр.

 Аннары Берләшкән Гарәп Әмирлекләре  делегациясе белән очрашу узды, аны БГӘнең тышкы сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Е.П. Абдулла әл Саләх җитәкли. 

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстан Республикасыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә  0,22 млн. долларга  АПК продукциясе җибәрелде, шул исәптән: 0,20 млн. долларга  арпа, 0,02 млн. долларга  кондитер әйберләре.

 “Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килгәндә, без уңайлы логистика маршрутлары булдыру һәм ышанычлы партнерлар табу юлы белән үзебезнең Республика һәм БГӘ арасында товар әйләнешен арттырырга телибез”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Татарстанның Көнчыгыш илләренә ит, сөт, кондитер, май продукциясе, шул исәптән халыкара стандартлар буенча сертификацияләнгән «Хәләл» продукция, шулай ук терлекләр өчен азык  экспортлау мөмкинлеге бар.

Палестина делегациясе белән очрашуны минстрның  беренче  урынбасары Наил Залаков үткәрде. Яклар шулай ук хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International