«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлекләре белгечләре язгы авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларының чәчүгә яраклылык сыйфатын тикшерү буенча актив эш башкардылар. Мәсәлән, агымдагы елның 30 мартына республикада саклауга салынган 380,9 мең тонна язгы бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыгының 319,2 мең тоннасы тикшерелгән.
“Бу ихтыяҗдан 101% тәшкил итә – фаразларга караганда, быел республикада язгы чәчүне уздыру өчен 317,3 мең тонна әлеге культуралар орлыклары кирәк булачак. Тикшерелгән орлыкларның 97%ы яки 308,8 мең тоннасы кондицияле, ягъни дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә”, - дип хәбәр итте «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин.
Эксперт сүзләренә караганда, тикшерелгән орлыкларның өчтән бер өлеше, ягъни 37%ы – оригиналь һәм элиталы; 49%ы – репродукцияле, 7%ы – массакүләм репродукцияләр, 4% ы – сортсыз орлыклар.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы мәгълүматларыннан күренгәнчә, күрсәтелгән сабан культуралары орлыкларының барлык күләме тикшерелгән: бу Актаныш муниципаль районында – 14,3 мең тонна, Алексеевск районында – 11,2 мең тонна, Әтнә районында – 8,6 мең тонна, Балтач районында – 10,1 мең тонна, Мамадыш районында – 9,4 мең тонна һәм Тәтеш районында – 11,5 мең тонна. Бу күрсәткечләр әлеге районнарның 2022 елгы чәчү кампаниясен уңышлы уздыру өчен язгы бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыкларына булган ихтыяҗыннан шактый артык.