Агросәнәгать комплексының система барлыкка китерүче предприятиеләре операцион эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен еллык 10% ставка буенча 5 млрд. сумга кадәр кредит ала алачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2002 елның 16 мартындагы 375 номерлы карары нигезендә Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан расланган Исемлектән система барлыкка китерүче оешмалар һәм/яки аларның иярчен оешмалары заемчылар була алалар.
Операцион эшчәнлекне алып баруга, мәсәлән, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, алга таба эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы чималы сатып алуга һ.б. максатларга кредит иң күбе 12 айга бирелә.
Аның максималь күләме - 5 млрд. сум. Шул ук вакытта, әгәр оешманың берничә иярчен хуҗалыгы булса, ул чакта ташламалы әйләнештәге кредитларның гомуми суммасы да 5 млрд.сум белән чикләнә.
Заемчы өчен кредит ставкасы – 10%.
“Бүгенге шартларда икътисадның реаль секторына, шул исәптән агросәнәгать комплексына өстәмә ярдәм бик кирәк. Россельхозбанк, АПК өчен терәк буларак, беренче булып, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү имзалады һәм берничә заявканы хуплау өчен җибәрде”, - дип аңлатты Россельхозбанкның корпоратив бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итү департаменты директоры Татьяна Пантелькина.