Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн туры эфирында азык-төлек иминлеге буенча мөһим сорауларга җаваплар бирде

2022 елның 25 марты, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 25 мартта #Татарстан Онлайн программасының туры эфирында азык-төлек иминлеге турында сөйләде, шулай ук республика халкын борчый  торган  кайбер сорауларга җаваплар бирде.

Кибет киштәләрендә кайбер продукциянең, аерым алганда, ажиотаж ихтыяҗ аркасында шикәрнең булмавы әһәмиятле тема булды. Әмма министр, республика төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән һәм кытлык көтелми, дип тынычландырды.

“Бердәнбер проблема – продукция куллану исәбеннән кайтарыла.    Ә аны тиз арада кырып-себереп алып бетергәч, продукцияне  бүлү үзәкләреннән сәүдә челтәрләренә китереп өлгерә алмыйлар.  Кибет киштәләрендә продукциянең  булмавы шуның аркасында килеп чыга. Бу шикәргә дә, онга да, башка продукциягә дә кагыла”, - дип белдерде спикер.

Аннары ул ярминкәләр үткәрүнең беренче көне турында сөйләде, аларда да ыгы-зыгылы ихтыяҗ   күзәтелүен билгеләп  үтте. 

 “Бездә ярминкәләрдә тәүлеклек  шикәр сатуның  гадәти күләме  – 20 тоннага кадәр. Узган шимбәдә 100 тоннага якын шикәр сатылган.  Иртә таңнан зур чиратлар тезелгән. Алып-сатарларны чикләү максатларында ярминкәләрдә шикәрне бер кулга 10 кг бирәбез”, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә шикәр комын килограммын 60 сумнан  алырга мөмкин булачагын ассызыклап әйтте һәм ул, Министрлык та,  муниципалитетлар да, зур  ихтыяҗ буласын  алдан  күреп,  ярминкәләргә бик җитди әзерләнделәр, дип  билгеләп үтте, продукция башка көндәгеләргә караганда шактый  күп  китерелде. 

Чәчүгә килгәндә, Марат Җәббаров, Татарстан язгы кыр эшләренә әзер, дип төгәлләштерде. Татарстанда чәчү мәйданнары 2,7 млн гектар тәшкил итә, алар  узган ел дәрәҗәсендә калган. Министр шулай ук аграрийлар сатып ала торган барлык ашламаларның Россиядә җитештерелүен билгеләп үтте. Хәзер аларны әзерләү график буенча бара.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International