16 февральдә “Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы” компанияләр төркеме (АСЭРГрупп) тарафыннан оештырылган «Ачык сервитут, сакланулы зоналар һәм рөхсәтсез төзелеш алып бару: иң яңа законнар һәм практика 2022» Бөтенроссия онлайн-марафоны узачак.
Марафон спикерлары түбәндәге темаларга әңгәмәләр корачак:
- Җир кишәрлекләреннән рөхсәтле файдалану;
- Линия объектларын урнаштыру өчен хокукларны һәм шартларны рәсмиләштерү мәсьәләләре;
- Чыгымнарны кайтаруның бүгенге яңа мәсьәләләре. Территориясе аерым шартларда файдаланыла торган зоналар (2022 елдан башлап хокукый җайга салу, шәһәр төзелеше регламентлары, билгеләү буенча күрсәтмәләр);
- Сакланулы зонаның һәм ачык сервитутның тәңгәл килүе. Хокук хуҗалары өчен ЗУ билгеләү нәтиҗәләре;
- Рөхсәтсез төзелеш алып бару һәм рәсмиләштерелмәгән җирдән файдалану (2022 елда рөхсәтсез төзелгән корылмаларның статусы турындагы нормаларны аңлату, җайга салу һәм практик чишелешләр).
Һәр блок азагында онлайн дискуссия узачак (спикерның туры эфирда катнашучылар сорауларына җаваплары).
Вебинар-марафон www.asergroup.ru платформасында узачак.
Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлү (яки авторизация) узарга кирәк. Кергәннән соң сез автомат рәвештә трансляция битенә узачаксыз.