Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Qummy foodtech предприятиесе вәкилләре белән эшлекле очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Рацин» АҖенең «Хәләл» продукциясе экспортлау проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, Qummy компаниясенең генераль директоры Артем Симонянц, Qummy компаниясенең операцион директоры Сергей Мусханов, «Планета хәләл» ГКны гамәлгә куючы Радик Гафуров катнашты.
Очрашу барышында кунакларга инвестицион проект тәкъдим ителде, аның кысаларында Татарстан Республикасында фабрика-кухня эшләтеп җибәрү күздә тотыла.
Qummy foodtech компаниясе үз эшчәнлеген, азык-төлек продуктлары җитештерүдә инновацион технологияләр булдырып, 2020 елның гыйнварында башлаган. 2021 елның июнь аена Qummy 21 төбәкнең 34 шәһәрендә һәм ике илдә 150дән артык туклану ноктасы ачкан. Технология әзер ризыкны 180 тәүлеккә кадәр сыйфатлы итеп сакларга һәм пешекчеләрсез һәм кухнясыз җәмәгать туклануы пунктларын ачарга мөмкинлек бирә. Компаниянең инновацион эшләнмәләре арасында: ингредиентларны берләштерү алгоритмнарын, ингредиентларны ризык элементларына әверелдерү ысулларын үз эченә алган, шулай ук ризыкны таный торган җайланма урнаштырылган ясалма интеллект, программа нигезендә ризыкны туң халәттән чыгарып, әзер дәрәҗәгә китерә торган автоматлаштырылган җайланма 6 минут эчендә ресторан сыйфатына ия әзер ризык алырга мөмкинлек бирә.
Артем Симонян билгеләп үткәнчә, Qummy компаниясе тарафыннан булдырылган туңдырылган әзер ризык технологиясе югары экспорт потенциалына ия.
«Ышанычыгыз өчен рәхмәт белдерәм, кирәк җирдә без һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Челтәрләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга да булышырбыз. Безнең республика логистика белән дә тәэмин ителгән. Бу яктан караганда, сез тиешле җиргә килдегез! Оренбург, Самара, Уфа, Ульяновск – Казан аларны бәйләүче звено, әлеге шәһәрләргә эләгү өчен безнең аша узарга кирәк», - диде Наил Залаков.
Очрашу нәтиҗәләре буенча җитештерүне урнаштыру өчен берничә мәйданчык карау турында карар кабул ителде.