Районнарда фермерларның 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар ясау дәвам итә

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген берьюлы берничә муниципаль район крестьян-фермер хуҗалыкларының  2021 елдагы  эшенә йомгаклар ясау  буенча киңәшмәләр уздырды.

Апас районында киңәшмә район башлыгы Марат Җиһаншин, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге  һәм ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре катнашында узды. Катнашучылар крестьян-фермер хуҗалыкларының 2021 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар һәм 2022 елга планнар билгеләделәр. Чара кысаларында авыл хуҗалыгы алдынгылары Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Баулыда да терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды. Биредә ул "Миңнуллин КФХсы" базасында үткәрелде. Чарада Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Киңәшмә барышында предприятиеләрне цифрлаштыру, терлекләрне идентификацияләү, сыерларны ашату, 0дән 6 айга кадәрге бозауларны карау  темалары күтәрелде.

Чирмешән районында бүген авыл хуҗалыгы хайваннарында була  торган   йогышлы авыруларны булдырмау  темасын да күтәрделәр.   Җыелышта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

Спас районында йомгаклау киңәшмәсе район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов катнашында узды. Җыелышта район агросәнәгать комплексының узган елдагы  эшчәнлеге бәяләнде һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде. Район башлыгы Спас муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеше һәм киләсе елга үсеш перспективалары турындагы нотык  белән чыгыш ясады.

 Әлеге семинарлар, барыннан да элек, тәҗрибә уртаклашу функциясен үти. Биредә белгечләр, зоотехниклар эре мөгезле терлекләрне тоту технологияләре, бозаулату бүлекләренең эшен оештыру үзенчәлекләре,   бозауларны  яшьләренә бүлеп  караучыларның эше, таналар санын арттыру, яңа туган бозауларга угыз  һәм сөт эчерү технологиясе, коры  һәм концентрацияле азыкка ияләштерү, ветеринария препаратларын һәм азык өстәлмәләрен куллануның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат белән уртаклашалар, терлекләр арасында төрле авыруларны профилактикалау турында сөйлиләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International