Казан дәүләт аграр университетында ремонттан соң агрохимия һәм җир эшләре лабораторияләре ачылды

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Аммоний» АҖ һәм КДАУның уртак проекты буенча капиталь ремонтланган һәм яңа  җайланмалар  белән җиһазландырылган  заманча агрохимия һәм җир  эшләре лабораторияләрен ачу тантанасында катнашты. Шулай ук чарада агробизнес вәкилләре, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ, «Красный Восток», «АкБарс Холдинг», «Агрокөч», «Аммоний» АҖ, «Аммоний-Агротехнологияләр» ҖЧҖ кебек компанияләр вәкилләре катнашты.

Чара барышында министр студентларга Рәхмәт хатлары тапшырды, аннары алар белән аралашты, авыл җирендә яшьләр өчен гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләде.

“Министрлык үз ягыннан белгечләрне авылга җәлеп итү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрә. Яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие, министрның исемле стипендияләре каралган. Шулай ук авыл хуҗалыгы өчен кадрларны максатчан әзерләү механизмы яңадан торгызылды, ягъни  студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була ала. Моннан тыш, яшь хезмәткәр өчен торак мәсьәләсе дә мөһим. Татарстанда торак шартларын яхшырту программасы да эшли. Моннан тыш, бездә торак алу өчен бик уңайлы шартларда авыл ипотекасы каралган. Болар, әлбәттә,  барысы да  дәүләт ягыннан зур  ярдәм күрсәтү һәм бу   яхшы укырга, аннары инде авыл хуҗалыгын үстерү  өчен тырышып эшләргә  стимул бирә», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Студентлар, үз чиратында, тармакның перспективасына һәм АПКны цифрлаштыруга  кагылышлы сораулар бирделәр.

Аннары лабораторияне ачу  тантанасы булды. Заманча, яңа  белгечләрне һәм эшчеләрне күбрәк  санда  әзерләүне тәэмин итәрлек  укыту базасын булдыру өчен «Аммоний» АҖ, Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә, Агрохимия лабораториясен һәм Җир эшкәртү лабораториясен капиталь ремонтлау һәм яңа җайланмалар белән  җиһазлау проектын гамәлгә ашырды. Яңартылган һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылган лабораторияләрдә студентлар фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә һәм авыл хуҗалыгы химиясе өлкәсендә иң алдынгы проектларны гамәлгә ашыра алачаклар.   

Әлеге заманча комплекс белән идарә итү, интенсив эш программасын үтәү өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк. Аларны предприятиегә җәлеп итү, һөнәри һәм карьера үсеше өчен шартлар тудыру, ышанычлы социаль пакет белән тәэмин итү - бу төп бурыч. Казан дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлек итү – бу предприятиегә югары квалификацияле белгечләр  җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек, ә аграр уку йортларын  тәмамлаучылар өчен  тотрыклы эш табу, социаль гарантияләр һәм тиешле хезмәт шартлары алу мөмкинлеге.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International