KDW-2021: АПКны цифрлаштыруның төп трендлары

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда «Kazan Digital Week - 2021» халыкара форумы ачылды.

Форумның төп максаты - цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын һәм эшләүчеләрнең һәм кулланучыларның,  хезмәтләр күрсәтүчеләрнең фәнни, техник һәм коммерциячел коммуникациясенең һәр еллык мәйданчыгын формалаштыру.

Форум кысаларында АПКны цифрлаштыруның төп трендларына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Фикер алышуны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ольга Гатагова ачты. Онлайн режимында ул катнашучыларны сәламләде һәм аграр тармакның заманча, инновацион, югары технологияле булуын исбатлау һәм артта калу  стереотипларын  бетерү бурычы торуын ассызыклады.

Марат Җәббаров үз чыгышында республика АПКсын цифрлаштыруның төп мәсьәләләренә тукталды.

 "Агросәнәгать комплексы - Татарстан икътисадының мөһим өлеше. Агросәнәгать комплексын үстерүнең төп факторы - цифрлаштыру. Бүген республика территориясендә авыл хуҗалыгының барлык өлкәләренә кагылышлы цифрлаштыру программалары комплексы эшләнә", - дип билгеләп үтте ул.

 2021 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан стратегик сессия уздырылган иде, анда, цифрлаштыруны исәпкә алып, Министрлык өчен мөһим карарлар эшләнде. Барлык тәкъдимнәрдән авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен перспектив һәм әһәмиятле проектлар сайлап алынды. Проектлар Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан  якланды, шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килештерелде. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы аграр тармагын цифрлаштыру буенча 19 проект бар.

Аларның барысын да бер зур портал - «Агрополия»  берләштерә.

Агрополия - аграрчылар өчен бердәм мәгълүмати платформа ул. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә юнәлешләр буенча аналитик мәгълүмат алырга, АПК һәм инструментлар өчен яңа технологик карарлар буенча актуаль мәгълүмат алырга, онлайн режимында авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга һәм сатып алырга, шулай ук эш эзләүчеләргә резюмелар урнаштырырга, ә хуҗалыкларга буш вакансияләр урнаштырырга ярдәм итә.

Агрополия – анда эшкә  алынган 10 сервис бар инде,   2 - эшкәртү стадиясендә, 7 -  киләсе еллар планында. Хәзерге вакытта 2000нән артык авыл хуҗалыгы  җитештерүчесенең  шәхси кабинеты бар, алар 1000нән артык күрсәткеч буенча мәгълүмат ала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International