Министрлыкта сөт продукциясен маркировкалауның өченче этабына әзерлек турында фикер алыштылар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт продукциясен маркировкалауның өченче этабына багышланган киңәшмә узды. Анда авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Оператор – ЦРПТ» ҖЧҖенең төбәк вәкиле Александр Гнатенко, «Оператор – ЦРПТ» ҖЧҖенең «Молоко» товар төркеме проекты җитәкчесе Юлия Кузьмина, сөт продукциясе җитештерүчеләр катнашты.

Киңәшмәдә маркировкалауның техник аспектлары, ЦРПТ операторының башкарма дәүләт хакимияте органнары һәм сөт продукциясе җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек  итү үзенчәлекләре, маркировкалауны автоматлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 1 сентябрьдән яраклылык срогы 40 көннән артыграк булган сөт продукциясе өчен маркировкалауның икенче этабы башланды, ә 1 декабрьдән өченче этап башлана – ул яраклылык срогы 40 көннән  кимрәк булган товарлар өчен.

Яраклылык срогы 40 тәүлектән кимрәк булган сөт продукциясен касса аша әйләнештән чыгару 2022 елның гыйнварында башлана, ә яраклылык вакыты   40 тәүлектән артыграк булганныкы - 2022 елның җәендә. 2022 елның 1 сентябреннән күләм-сорт исәбен  алып  бару кертелә. Фермерлар өчен маркировкалау 2022 елның 1 декабреннән мәҗбүри булачак. Сөт продукциясен берәмләп  исәпкә  алу   2023 елның 1 декабреннән кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International