Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елда федераль бюджеттан финанслашу башкарыла торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен икенче конкурс сайлап алуын уздыруга гаризалар кабул итү башлануын игълан итә.
Сайлап алу агымдагы елның 13 сентябреннән 12 октябренә кадәр барачак.
Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2001 елның 30 июнендәге 514 номерлы «Аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында» карары белән расланган “Федераль бюджеттан финанслана торган чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү тәртибе” нигезендә үткәрелә.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 каб.
Кабул итү дүшәмбе – җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес: 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр) башкарыла. Элемтә өчен телефон: 843) 221 76 85.