Завод «Зәй шикәре» заводы модернизацияләүне төгәлләүгә әзерләнә

2021 елның 10 сентябре, җомга

Составына «Зәй шикәре» заводы кергән “Агрокөч” холдингы ел саен предприятиеләрдә модернизацияләү кампанияләре үткәрә. Хәзерге вакытта предприятиедә аны төгәлләүгә әзерләнәләр: киптерү бүлеге реконструкцияләнә, газ миче төзелә, чөгендер сыгынтысын пресслау  җайланмасы урнаштырылган.

Шикәр киптерү комплексының яңа җайланмасы завод егәрлегенә  тулысынча туры килә һәм ул гарантияле сыйфатлы, тиешле  дымлылыкта ак шикәр алырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә аның тиешенчә саклануын тәэмин итәчәк.

Прессларны  2015 елдан алыштыра  башлаганнар  иде инде. Быел “Зәй шикәре”  «Mercier» Испан фирмасы вәкиле белән бергә чираттагы  бишенче  сыгынты  прессын урнаштыра.

“Агрокөч” предприятиесенең тагын бер проекты - һәр шикәр капчыгын  штрихкодлау. Система оператив исәпкә алып барырга һәм реаль вакыт режимында әзер продукцияне чыгару һәм күчерү күләмнәре турында мәгълүмат алырга, шулай ук складларда әзер продукциянең  күпме  калуын    күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Проект әзер продукцияне ассортименты һәм күләме буенча  кабул итү процессын тагын да  оптимальләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International