Татарстан халкы өчен SICPA хәләл продукция трэкингы өчен кушымта ачылды

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

“Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021” ХІІ халыкара икътисадый саммиты кысаларында киң җәмәгатьчелеккә SICPA проекты   тәкъдим ителде. Бүгенге көндә  хәләл продукция турында  белешмәләрне  күзәтү өчен кушымта теләсә кайсы платформага   файдалану  өчен ачык.  

SICPA гомуми куллану товарлары, фармацевтика препаратлары, нефть эшләнмәләре продуктлары һәм азык-төлек товарлары кебек тармаклар өчен продукцияне маркировкалау, аутентификацияләү һәм күзәтү   эшчәнлеген гамәлгә ашыра.  Һәр җитештерүче һәм аның товарлары өчен наклейкалар әзерләгәндә SICPATRACE системасы инспекцияләр һәм халык контроле өчен  товарның тибы һәм исеме, партия номеры, яраклылык датасы, аккредитацияләнгән үзәктән сертификацияләү һәм башка параметрлар буенча җитештерүчеләрдән алынган кирәкле мәгълүматларны  шифровкалый. Мондый маркировкалау ярдәмендә теләсә кайсы кулланучы продукциянең барлык параметрларын үзе күзәтеп бара ала.

Татарстанда маркировкалау өчен "Хәләл" продукциясенең төп төрләре - республика икътисадына зур өлеш кертүче өч җитештерүче: Кәүсәр, Камамбер һәм Агрокөч җитештергән  үрдәк, тавык, сыер, сарык итләре продукциясе, паштетлар, казылыклар, консервлар, сырлар, сөт продукциясе   сайлап алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International