«Август-Мөслим» агрофирмасының «Үрәзмәт» сөт-товар комплексына Германиядән 445 баш голштино-фриз таналарының яңа партиясе кайтарылды. Хайваннар карантин мәйданчыгына урнаштырылды һәм ерак юлдан соң адаптация узалар. Юлда алар бер атна булдылар.
Комплексның ветеринария табиблары аларны көн саен аларны карап, термометрияне тикшереп торалар. Якын көннәрдә терлекләрне туберкулезга, лейкозга, бруцеллезга һәм башка авыруларга тикшерәчәкләр, ә аннары вакцинация үткәрәчәкләр.
“Таналар бик яхшы хәлдә кайттылар, тазалыклары да яхшы, активлар. Энергияләре күп, абзар буйлап рәхәтләнеп чабып йөриләр. Терлекләргә адаптация өчен әлегә коры азык ашатабыз. Таналар бик күзәтүчән – аларга барысы да кызык, балалар кебек! Ярты елдан соң алар яшь аналар булачак дип әйтмәсәң дә», - дип уртаклашты үз фикерләре белән агрофирманың ветеринария табибы Динар Ганиев.