Арча районында «Ат көне» ат-спорт бәйрәме узачак

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

11 сентябрьдә, шимбә көнне, Арча районында Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм – Ат көне оештырылачак. Бу көнне ат-спорт ярышлары үткәрелә. Чараның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатькә планлаштырылган. Ат чабышлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Атчылык һәм ат спорты федерациясе ярдәме белән уздырыла. Мәртәбәле кунаклар көтелә.

Ат ярышларының хәзерге форматы халыкара статуска ия, 40, 80 һәм 120 км арадагы  популяр узышларда Татарстан  Республикасы  спортчылары гына түгел, Россиянең башка төбәкләренән, шулай ук якын чит илләрдән  спортчылар да катнашачак. Чара кысаларында чиста токымлы, катнаш токымлы һәм җирле токым  атларын ярыштыру һәм  «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс үткәрү планлаштырылган. Ике километрга кадәр кыска дистанцияләрдә  «Авыл егетләре» чабышларында татар токымлы атлар ярышачак. Приз фонды ике миллион сумга якын.

Гадәти булмаган конкурслар да булачак: атны арбага җигү тизлегенә  һәм иң матур бизәлгән арбага конкурс, «Авыл снайперы», «Кумысмен» конкурсы, рәсем конкурсы, атларны дагалау  буенча  мастер-класс, билбау көрәше, милли ризык -  «Өчпочмак» ашау  буенча чемпионат, концерт һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы ярминкәсе.

Барлык теләүчеләрне   ат-спорт бәйрәменә кушылырга чакырабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International