Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы утырышы узды. Утырышта «Түбән Кама икмәк комбинаты» АҖ генераль директоры Лилия Гатауллина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хуҗина, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова катнашты, районнарның һөнәр берлекләре оешмалары, тармак предприятиеләренең башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре, республика Һөнәр берлеге оешмасының контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары катнаштылар. Утырыш Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республика комитеты җитәкчесе Фәридә Гарифуллина рәислегендә узды.
Чыгыш ясаучылар коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау буенча профилактик чаралар, хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау нормаларын һәм таләпләрен үтәү, персоналны массакүләм вакциналаштыруга ярдәм итүче чаралар турында җентекләп сөйләделәр.
Мәсәлән, «Түбән Кама икмәк комбинаты» АҖендә инфекция таралуны булдырмау, шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен үтәү, коронавирус инфекциясенә каршы төп профилактика чарасы буларак вакциналаштыру кирәклеге буенча хезмәткәрләр арасында даими аңлату эшләре алып барыла.
Күрелгән чаралар аркасында бүгенге көндә әлеге предприятиеләрдә прививка ясаткан хезмәткәрләр саны 70%тан артып китә.
Шулай ук авылда яшь белгечләргә ярдәм итү һәм тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы проблемалары да кузгатылды. Спикерлар билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә Татарстан предприятиеләрендә уңай динамика күзәтелә.