Казан дәүләт аграр университетында Белем көне уңаеннан тантаналы линейка узды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Казан аграр университетының тантаналы линейкасында катнашты. Ул студентларны, мөгаллимнәрне  һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде.

“Безнең республикада авыл хуҗалыгы - иң алдынгы тармак, шул исәптән Казан аграр университеты бирә торган белемнәр нәтиҗәсендә дә, дип әйтер идем мин. Университет тарихка  дәүләт эшлеклеләре  булып  кереп кала  торган   белгечләр әзерләп чыгара.  Болар, мәсәлән - Минтимер Шәрип улы да, Рөстәм Нургали улы да  әлеге  югары  уку йортын  тәмамлаучылар  Университетны тәмамлаучыларның күбесе хәзер Татарстан муниципаль берәмлекләрен, АПК предприятиеләрен җитәклиләр. Һәм, әлбәттә, безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре сезне практикага да, эшкә дә көтә”,- диде Ришат Хәбипов.

Тантаналы чара кысаларында студентларга Министрлыкның Рәхмәт хатлары, Россельхозбанк стипендиясе алу өчен исемле сертификатлар, шулай ук  Ректор стипендиясе алу өчен исемле сертификатлар тапшырылды.

Бәйрәм барышында беренче курс студентлары университет факультетлары җитәкчеләре белән таныштылар,  шулай ук аларга факультетлар символлары  тапшырылды.  Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, быел 1200дән артык кеше бүген студентлар буларак  беренче тапкыр укырга бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International