Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «2021 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә грант ярдәме» темасына брифинг үткәрде.
Республика бөртекле культураларны җыеп бетерде диярлек, аларның уңышы аномаль һава шартларында барлыкка килде. Оператив белешмәләр буенча, республика 2, 3 миллион тонна ашлык җыйды. Бер гектардан уртача уңыш 15,4 центнер булды, иң зур өлешне, һәркайсы 100 мең тоннадан артык итеп, Алексеевск, Чистай, Арча районнары кертте.
Бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнү белән кырларда эшләр тәмамланмый әле. Кайбер урыннарда ашлык кукурузын җыюга керештеләр, шикәр чөгендерен җыя башладылар. Моннан тыш, басуларда 2022 ел уңышы өчен эшләр бара.
Брифингта Марат Җәббаров шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дәүләт ярдәме темасына да кагылды.
«Безнең республикада фермер хуҗалыклары аеруча интенсив үсә, алар ел саен тулаем продукцияне 8-10%ка арттыралар, бу исә аларга бирелә торган дәүләт ярдәменең булуы белән аңлатыла. Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең активлыгы һәрвакыт зур, күпчелек очракта фермерларны сөт терлекчелегенә, эре мөгезле терлекләр, сарыклар һәм кош-корт үрчетүгә ярдәм итүче программалар кызыксындыра», - дип билгеләп үтте министр.
Әлбәттә, журналистларны авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр һәм халыкны яшелчә белән тәэмин итү мәсьәләләре дә кызыксындырды.
“Бәрәңге һәм яшелчәләргә бәяләрне булачак авыл хуҗалыгы ярминкәләре исәбенә җайга салырга планлаштырабыз. Бәрәңге һәм яшелчә җыю башланды. Һәм инде бүген үк безнең кырлардан продукция зур булмаган ярминкәләрдә сатыла, алар бер ай диярлек эшли инде”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.