Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Төркия белән икеяклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

2021 елның 20 августы, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәйданчыгында Төркия делегациясе белән киңәшмә узды. Чарада Татарстаннан министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты. Төркия ягыннан Ыспартаның Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе, AKSU Enerji компаниясенең директорлар советы рәисе Мостафа Тутар катнашты. Ыспартаның Сәүдә-сәнәгать палатасы советы рәисе, Şanlanlar Gıda директорлар советы рәисе Осман Шанлан, Ыспартаның Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары, Bara Kozmetik компаниясенең  директорлар советы рәисе Әхмәт Кабалак һәм башкалар катнашты. Җыелыш кысаларында яклар хезмәттәшлекне үстерү планнары буенча фикер алыштылар.

Очрашу барышында Наил Залаков,  2020 ел нәтиҗәләре буенча Төркия Республикасына Татарстан Республикасы АПК продукциясе  51,1 млн.  доллар күләмендә экспортланды, дип ассызыклады. Экспортның төп өлеше - 99,1%ы  көнбагыш маена туры килә. Продукцияне экспортлау буенча икенче урында татлы коры печенье. Таможня хезмәте белешмәләре буенча, Төркия продукциясеннән яшелчә һәм җиләк-җимеш 1,2 млн. доллар күләмендә  импортланган.

Киңәшмәдә яклар балык һәм балык продукциясе белән, үсентеләр,  яшелчә саклау өчен складларга җайланмалар белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер булуларын белдерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International