Свердловск өлкәсендә АПК казанышларының иң зур күргәзмәсе - “Бөтенроссия кыр көне” эшли башлады

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнаша.

Россиядә урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы. Быел бөртеклеләр  җитештерүнең рекордлы күрсәткечләрен илнең көньяк төбәкләре күрсәтте, Себердә дә уңдырышлылыкның  шактый  артуы  күзәтелә.   Аерым субъектларда һава шартларының начар булуына карамастан, гомуми нәтиҗә Россия тарихында иң яхшыларның берсе булырга охшаган. Бу үсемлекчелектә заманча технологияләр куллану, югары нәтиҗәле техника һәм үзебезнең селекционерларның алдынгы эшләнмәләрен куллану аркасында тәэмин ителә.

Бүген Свердловск өлкәсендә ачылган "Бөтенроссия кыр көне" күргәзмәсендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы агросәнәгать комплексының барлык төп казанышларын күрсәтә. Быел ачык һавадагы масштаблы күргәзмә комплексы 80 га мәйданда урнашкан.

Селекция эше нәтиҗәләре тәҗрибә кырларында тәкъдим ителде, аларда бодайның, арпа, солы, рапсның, борчак, кукуруз, бәрәңгенең 600дән артык сорты һәм гибридлары, шулай ук Уралның климат зонасы өчен хас булмаган башка культуралар чәчелгән. Моннан тыш, күргәзмәдә агрохимия һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге яңалыклар белән танышырга мөмкин. Участок-полигоннарда авыл хуҗалыгы техникасының һәм җайланмаларының алдынгы үрнәкләре күрсәтелә.

 Экспертлар туфракның уңдырышлылыгын арттыруга һәм мелиорациягә, органик продуктлар җитештерүгә, АПКның цифрлы трансформациясенә, аграр фәнгә һәм башка актуаль темаларга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышалар. Үсемлекчелек тармагының стратегик бурычы - төп культуралар җитештерүне алга таба үстерү, Россиядә һәм дөньяда илебез продукциясенең сыйфатын һәм конкурентлылыгын арттыру. Быел Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы үсешендә  уңай динамика  көтә, бу төп азык-төлек төрләренә илнең эчке ихтыяҗларын тулысынча тәэмин итәргә һәм югары экспорт куәтен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

«Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе 14 августка кадәр дәвам итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International