Яфрак-азык әзерләү өчен хәзер иң кулай вакыт. Районның күп кенә оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре терлекчелек тармагына ярдәм итү өчен актив рәвештә терлек азыгы һәм үләннәр әзерли башладылар.
Бу эссе, коры җәйдә сыйфатлы терлек азыгы әзерләүдә беркадәр кыенлыклар барлыкка килде. Шуңа күрә аның кыйммәте дә бик югары.
Бу яшел азык яшь терлекләр өчен аеруча файдалы. Витаминнарга бай бу азык бозаулар сәламәтлеген ныгыту өчен файдаланыла. Аны шулай ук сарыклар һәм кәҗәләр ашый.
Яфрак-азыкны юкә, каен, усак, акация, өрәңге, корычагач, карама һәм тирәк агачлары ботакларыннан әзерлиләр. Ә менә шомырт һәм бүре җиләген кулланырга ярамый. Витаминлы үләннәрдән кычыткан, ромашка, люцерн, мәтрүшкә яхшы.
Районда 26 740 пар яфрак-азык бәйләме, 3090 бәйләм витаминлы үләннәр әзерләү планлаштырыла. Хәзерге вакытта планның өчтән бер өлеше үтәлгән.