Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чирмешән һәм Нурлат муниципаль районнарында булды

2021 елның 16 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чирмешән һәм Нурлат муниципаль районнарында булды. Аның   белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та  йөрде. Чирмешән районына сәфәр  кысаларында алар урып-җыю кампаниясенең барышы белән таныштылар һәм яңа “Био Агро” эретмә комплексында булдылар.

Агросәнәгать секторы вәкилләре белән очрашу Түбән Кармалка авылы янында узды. Республика җитәкчелегенә урып-җыю барышы турында сөйләделәр. Чирмешән районында авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 87,5 мең га тәшкил итә, шул исәптән чәчүлекләр - 72 мең га, бүгенгә игенннәр 3,1 мең га  мәйданда җыеп алынган, барлыгы 5,6 мең тонна яңа уңыш җыелган.  Уңдырышлылык  - 18 ц/га. 

Әңгәмә барышында һава шартлары һәм хуҗалыклар өчен азык әзерләү турында фикер алыштылар. Бүген районда 3,8 мең га мәйданда күпьеллык үлән чабылган. 10,3 мең тонна печән һәм 4,6 мең тонна сенаж әзерләнгән. Президент Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, район башлыклары белән берлектә, әлеге мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кушты, ә кирәк булганда, күрше төбәкләрдән терлек азыгы сатып алырга тәкъдим  итте.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров «Био Агро» эретмә комплексында  булдылар. Стационар эретмә комплексы авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен тукландыру һәм корткычлардан, авырулардан, чүп үләннәрдән  яклау эшләрен башкарганда су әзерләү өчен билгеләнгән.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бу корылыкка каршы иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Эретмә комплексы ярдәмендә районның бөртекле һәм кузаклы культураларында үсемлекләрне яклау чаралары белән  өч тапкыр яфрактан эшкәртү һәм тукландыру үткәрелгән.

Нурлат районында аграрийлар белән очрашу «Южный» агрофирмасының арпа кырында узды.

 “Район уракка актив кереште”, – дип раслады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Районда уртача уңыш бөтен республикадагы   кебек гектардан 18-20 центнер тәшкил итә. Гомумән алганда, урып-җыю эшләренә бүгенге көндә 84 комбайн җәлеп ителгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров районның кайбер социаль объектлары белән таныштылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International