Министрлыкта орлык заводын төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Saatbau Linz компаниясенең иярчен предприятиесе Татарстан Республикасында орлык заводы төзүне планлаштыра. Бу хакта бүген компания вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән очрашуда сөйләделәр.

Фикер алышуда министр урынбасары Илдус Габдрахманов, "РАЦИН" АҖ генераль директоры Денис Самодуров, "Саатбау Рус" ҖЧҖ генераль директоры Андрей Ардышев, Тюрингия федераль җиренең Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Гүзәл Шәйхуллина һәм башкалар катнашты.

Компания селекция, орлыкчылык һәм авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын сату белән шөгыльләнә. Saatbau - 16 культураның 900дән артык сортының оригинаторы. Россиядә 80нән артык сорт теркәлгән.

Татарстан географик яктан уңайлы булуы һәм инвестицион климаты белән кызыктыра.  Заводны "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә төзү планлаштырыла. Елга  30 мең тонна  орлык җитештерү куәтенә ия. Барлык эшләр дә график буенча барса, орлык заводы киләсе ел ахырында ук файдалануга тапшырылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International