Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе гражданнарны COVID-19га каршы вакцинация кампаниясендә активрак катнашырга чакыра.
«Россия елдан артык инде пандемия шартларында яши һәм эшли. Без яңа вирус инфекциясенең берничә дулкынын гына түгел, ә, кешеләрнең ихтыяр көчен параличлап, бөтен җәмгыятькә янаган куркуны да җиңә алдык.
Президентның һәм Хөкүмәтнең гамәлләре икътисадны саклап калырга ярдәм итте. Хезмәт базары торгызыла, предприятиеләр яңадан тулы көчкә эшли башлады.
Әмма кабат ышаныч барлыкка килү үз-үзеңә ышануга гына кайтып калырга тиеш түгел. Вирус үзгәреп тора һәм янәдән безгә зыян салырга омтыла.
Россия биологлары кешеләргә реаль ярдәм итә торган, авырудан котылып калырга йә аны җиңелрәк үткәрергә булыша торган вакциналар эшләделәр һәм аларны җитештерәләр. Прививкалар вирусның зарарлы йогынтысына каршы торырлык күмәк иммунитет барлыкка китерә. Әмма аңа каршы көрәштә уртак тырышлык белән генә без уңышка ирешә алачакбыз. Хәзер Россия медицина учреждениеләре бушлай прививка ясау мөмкинлеген бирә – ә күп кенә башка дәүләтләр гражданнары мондый мөмкинлектән мәхрүм», - диелә Мөрәҗәгатьтә.