Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов рәислегендә селекция һәм орлыкчылык үсешен законнар белән җайга салуны камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Анда министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
"Белгәнегезчә, «Орлыкчылык турында» федераль закон проекты беренче укылышта кабул ителде, әмма бик күп сораулар туды. Нәкъ менә шул уңайдан без бүген әлеге закон проектына карата үз тәкъдимнәребезне бирү өчен җыелдык", - дип, мөрәҗәгать итте Геннадий Емельянов катнашучыларга. Закон проекты икенче һәм өченче укылышка кертелмәде әле.
"Үсемлекчелек өлкәсендә дә, терлекчелектә дә селекция мәсьәләләре бик актуаль, бигрәк тә пандемия аркасында чикләр ябылган вакытта бу проблема кискен сизелде, - дип ассызыклады министрның беренче урынбасары Наил Залаков. - Ул чакта без орлыкларга кытлык һәм генетиканы кайтару кыенлыгы белән очраштык".
Яклар селекция проблемалары, бердәм норматив база булдыру, терлекләрне сертификацияләү, шулай ук кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмә йомгаклары буенча «Орлыкчылык турында» федераль закон проектына Татарстан Республикасыннан мөмкин булган төзәтмәләр бирү турында тәкъдимнәр әзерләнде.