На выставке "Агроволга-2021" күргәзмәсендә АПКны цифрлаштыруның төп трендлары турында сөйләделәр

2021 елның 6 июле, сишәмбе

«Агроволга – 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында панель сессияләр узды. Цифрлаштыру секциясендә спикер булып “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул якындагы елларга һәм 2030 елга кадәр федераль һәм төбәк цифрлаштыру стратегиясе турында сөйләде.

"Барысы да шуңа таба бара, аграрийлар дәүләт ярдәмен электрон сервислар аша 2022 елда ук ала алачаклар. Хәзерге вакытта дәүләт ярдәме күрсәтү буенча ике системаны сынау бара — шуларның берсе - федераль, икенчесе төбәк системасы. Алдагы ике-өч ел эчендә барысы да субсидияләр бирү, аларны бирүне кире кагу,  лимитлар билгеләү турындагы карарлар автомат рәвештә, предприятиеләрнең цифрлы “игезәкләре” нигезендә кабул ителәчәк. Гади генә әйткәндә, төрле сервислар аша җыела торган мәгълүматлар нигезендә", - дип сөйләде Нияз Хәлиуллин.

Ул шуны  ассызыклап әйтте,  предприятие турында объектив мәгълүмат булу җитештерү күрсәткечләре  нигезендә дә аграрийлар өчен банкларның скоринг моделен үзгәртергә, аерым алганда, кредит бирү турында карарлар кабул итү системасын тизләтергә, лимитларга  бәя бирергә   тиеш.

«Бу бюрократик процедураларны киметергә мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән, бер үк документлар пакетын төрле банклар һәм оешмалар өчен  әзерләргә кирәк булмаячак, алар   бер чыганакта булачак. Белешмәләр йә автомат режимда җыелачак, йә бер өлеше кулдан, белешмәләрне җыю модельләрен без инде "Агрополия" порталында сыныйбыз», — диде спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International