Бүген Казанда татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй узды, бәйрәмнең төп мәйданы Мирный поселогындагы Каенлыкта оештырылган, анда Татарстанның 11 муниципаль районы үз утарларын ачтылар.
Һәр район Сабан бәйрәме кунакларын үзенең уникальлеге һәм үзенчәлеге белән шаккатырырга тырышты. Мәсәлән, Балык Бистәсе районы мәйдан кунаклары өчен боланнар алып килгән, алар Татарстанга «Кыргый ферма» крестьян-фермер хуҗалыгы проекты ярдәмендә Таулы Алтайдан кайтарылган. Проектның максаты - кыргый табигатьне саклап калу һәм территориядә туризмны үстерү. Кайтарылган хайваннарны 2014 елдан бирле Шумбут тыюлыгы территориясендә (Балык Бистәсеннән 70 км ераклыкта) үстерәләр. 2017 елда 15 болан ирекле йөрүгә чыгарылган.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар бар иде.
Мәйданда бәйрәмне ачу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының сәламләү чыгышы белән башланып китте.
“Бүген без игенчеләрнең язгы кыр эшләре тәмамлану символы булган традицион Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәбез, шытымнар әйбәт чыкты, кырлар яшелләнде, әмма бүгенге һава шартлары бик сөендермәсә дә, авыл кешесенең һәрвакыт мул һәм яхшы уңышка өмете кала”, — диде Марат Җәббаров. Ул авыл хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре, җирне яратып эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәм хезмәт кешеләрен – Татарстанның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен бүләкләү белән дәвам итте. Сәхнәгә Түбән Кама районыннан Абзаловларның һәм Менделеевск районыннан Васильевларның хезмәт династияләре вәкилләре чыкты, хуҗалык башлыкларының эш стажы 40 елдан артык.
Аннары сәхнәгә АПК ветераннары күтәрелде. Саба районыннан Тәлгать Хуҗин 53 ел авыл хуҗалыгында эшли. Мамадыш районыннан Рәкыйф Гатинның авыл хуҗалыгындагы эш стажы 38 ел, КФХ җитәкчесе. Хезмәт стажы 27 ел булган Рәшит Мифтахов бүген дә Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлегендә белгеч булып эшли. Сәгадәтулла Төхбәтуллинның хезмәт стажы - 30 ел. Бүгенге көндә дә ул район Советының Экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссиясен җитәкли. Миналим Умәров, тармакта 39 ел эшләп, 2019 елдан бирле Татарстан Республикасы АПКсының Әлки районындагы Ветераннар советы вәкиле булып тора.
Алар артыннан сәхнәгә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары һәм терлекчеләре чакырылды. Алар барысы да Сабан бәйрәменең төп кунаклары булдылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Сабантуй - татар халкының иң яраткан бәйрәме. «Күп гасырлар дәвамында аның кунакчыл мәйданы хезмәт сөючән игенчеләрне, данлыклы батырларны һәм туган телебезне, ата-бабаларыбызның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклаучыларны бергә җыя», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Ул ассызыклап киткәнчә, Сабантуй бәйрәмендә, гадәттәгечә, Татарстанның һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче хезмәтчәннәргә хөрмәт күрсәтәләр, аларны котлыйлар, бүләклиләр. «Бүген Казан мәйданы хаклы рәвештә иң яхшы игенчеләрне һәм терлекчеләрне, авыл хуҗалыгының танылган ветераннарын котлый», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.