«Честный знак» системасында 346 компания теркәлгән, шул исәптән Татарстаннан 65 җитештерүче. Әйләнешкә кертелгән маркировка кодлары саны буенча топ-5 җитештерүче арасына “Чаллы Холод”, “Чистая линия”, «Фабрика Настоящего Мороженого», «Валио», «Хохланд Русланд» керде.
“Республика җитештерүчеләре катгый маркировкалауга әзерләнүне дәвам итәләр. Хәзерге вакытта маркировкалау системасына 83 компаниянең 48е һәм 97 шәхси эшкуарның 17 се кертелгән. Бүгенге көндә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ягыннан Россия Федерациясе субъектларына әйләнештә катнашучыларның барысын да 1 июльгә кадәр теркәү, ә 1 августка кадәр җитештерүчеләрне маркировкалау өчен кирәкле җайланмалар белән тәэмин итү йөкләнде. Теләсә кайсы эшкуар системага тоташуның иң нәтиҗәле ысуллары турында тулы мәгълүмат алырга һәм «Честный знак» кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә ала. Маркировкалау төбәктә дә, аннан читтә дә җирле җитештерүчеләрнең конкурентлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Кулланучылар өчен әлеге система җитештерү урыны һәм продукцияне җитештерүче турында мәгълүматның дөреслегенә инанырга мөмкинлек бирәчәк, - ди Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Идел буе федераль округында сөт продукциясен маркировкалауга барлыгы 3562 компания кушылды. Системада җитештерүчеләр, импортерлар, күпләп һәм ваклап сату оешмалары теркәлә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, 1 сентябрьдән сөт продукциясен маркировкалауның икенче этабы башлана, ул яраклылык срогы 40 көннән күбрәк булган продукциягә кагыла, 1 декабрьдән – яраклылык срогы 40 көннән ким булган продукция өчен. Яраклылык срогы 40 көннән ким булган сөт продукциясен касса аша әйләнештән чыгару 2022 елның гыйнварында башлана, яраклылык срогы 40 көннән күбрәк булган продукцияне чыгару – 2022 елның җәендә башлана. 2022 елның 1 сентябреннән күләм-сорт исәбен алып бару кертелә. Фермерлар өчен маркировкалау 2022 елның 1 декабреннән катгый була. Сөт продукциясен берәмләп исәпкә алу 2023 елның 1 декабреннән кертелә.