Татарстаннан 90нан артык сыер “иң яхшы” исемен алу өчен ярышачаклар

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, 1 июльдән 3 июльгә кадәр Татарстан Республикасында «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр нәселле терлекләр конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдә аккредитацияләнгән судьялар Голштин токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәкләр.

Конкурста республиканың 40 районыннан хуҗалыклар катнаша. Болар -сыерларның продуктивлылыгы дөнья һәм Европа дәрәҗәсендә булган алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Бүгенге көндә барлыгы 93 сыер сайлап алынды. Конкурста катнашучы барлык сыерларны, аларның потенциаль җиңү яуларлык иң-иң яхшыларын алдан ук Голштин токымлы эре мөгезле терлекләр ассоциациясе экспертлары сайлап алды.

Күргәзмә вакытында күп сандагы конкурс хайваннарын тоту өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк булачак. Моның өчен махсус павильон төзеләчәк, анда сыерларны ашату, эчерү, саву, юу, йоннарын кисү һ.б.лар – барысы да эшләнәчәк. Шулай ук конкурс үткәрү стандартлары нигезендә 200 кешегә исәпләнгән трибуналы манеж төзелә.

Хуҗалыклар үзләренең селекция-нәсел казанышларын күрсәтә, күршеләре белән тәҗрибә уртаклаша, алмаша алалар.

Конкурста без бердәнбер матур сыерны гына түгел, ә аларны берничә категория һәм номинация буенча сайлап алачаклар:берничә тапкыр бозаулаган сөт сыерлары, бер мәртәбә бозаулаган таналар, иң яхшы бозаулар төркеме, иң яхшы җиленле сыерлар һәм башка билгеләр буенча. Шулай ук иң яхшы хендлер сайлап алыначак, бу – алдан йөрүче хайван.

Сыерлар Голштин-фриз токымының Бөтендөнья федерациясе тарафыннан расланган экстерьер линиясе билгеләре буенча бәяләнәчәк. Аның төп билгеләре - 18, һәр илдә тагын өстәмә үз билгеләре бар, шулай ук хайваннарның җитешсезлекләре дә исәпкә алына. Барлык билгеләр дә комплекслы блокларга бүленә:сөт сыерлары, тазалыгы, гәүдә төзелеше, җилене һәм аяк-тояклары. Сайлау критерийларының берсе - сыерның йөреше. Моның өчен хуҗалыклар белгечләре инде бер айдан артык Голштин токымлы эре мөгезле терлекләр ассоциациясе вәкилләре белән укулар узалар.

Бәйсез бәяләү һәм җиңүчеләрне сайлап алу өчен без Венгрия Республикасының Голштин-фриз токымлы эре мөгезле терлекләр җитештерүчеләренең илкүләм ассоциациясеннән халыкара һөнәри бәяләүче Шебёк Тамашны чакырдык. Җиңүчеләрне нәкъ менә аңа билгеләргә туры киләчәк.

Чараның эшлекле программасы кысаларында терлекчеләр тәҗрибә уртаклаша алачаклар. Барлык теләүчеләр чакырыла, керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International