Татарстан механизаторлары җир сөрү буенча Россия чемпионатында катнаша алалар

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 23-25 сентябрьдә Кырымда бөтен Россиядән иң яхшы механизаторлар һөнәри осталык буенча ярышларга җыелалар.

Чарада Россия Федерациясе авыл җирлекләрендә даими яшәүче, авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүче һәм җир сөрү буенча өлкә (район) ярышларында җиңүчеләр яки призерлар булган 18 яшьтән дә яшьрәк булмаган гражданнар катнаша ала.

Җир сөрү ярышларында һәм «Трактор-шоу»да катнашу өчен РФ субъектының АПК идарәсе органы җитәкчесе имзасы белән таныкланган гариза бирергә кирәк. РФнең бер субъектыннан берничә катнашучы чыгарга мөмкин. Катнашучыларның һәркайсыннан аерым заявка бирелергә тиеш.

Чемпионатның рәсми сайтында һәм «Росагролизинг» АҖ сайтында заявка бланкын чыгарып алырга, ярышлар программасын карарга һәм ярышлар турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

Катнашу өчен гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә. Теркәлергә һәм Җир сөрү буенча 9 нчы Россия ачык чемпионатында Татарстан Республикасын күрсәтергә өлгерегез!

Белешмә өчен:

Кабул итүче төбәкләрнең администрацияләре белән берлектә «Росагролизинг» АҖ тарафыннан оештырыла торган Җир сөрү буенча Россия ачык чемпионаты, авыл хуҗалыгын алып баруның культура дәрәҗәсен күрсәтеп, киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итеп һәм яшь буынның җир хезмәте белән кызыксынуын арттырып, илебез агросәнәгать комплексының югары потенциалын күрсәтә.

 9 ел эчендә чемпионат авыл хуҗалыгында алдынгы казанышларны презентацияләү өчен илнең төп мәйданчыкларыннан берсенә, һөнәри диалог, элемтәләр урнаштыру, яңа технологияләр белән һәм үзебезнең, шулай ук һәм чит илләр авыл хуҗалыгы машиналарының иң яхшы үрнәкләре белән танышу урынына әверелде.

2012 елдан башлап чемпионатта Россиянең 57 субъектыннан иң яхшы механизаторлар, шулай ук Бөтендөнья сөрү оешмасы әгъзасы булган илләрдән 7 команда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International