Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре “Хәләл” индустриянең перспектив юнәлешләрен өйрәнәләрен

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Эш визиты кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су иминлеге министры Мариям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири Лаеш районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. Аларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков озата йөрде.

Делегация Казан май экстракциясе заводында һәм Казан май комбинатында булды.

Казан май экстракциясе заводы - динамик үсештәге, майлы культуралар (рапс, көнбагыш) эшкәртү буенча Россиянең алдынгы предприятиеләренең берсе. Завод «НӘФИС» компанияләр төркеменә керә, аның составына шулай ук «Нәфис Косметикс» ГАҖ, “Казан май комбинаты” ААҖ, “Нәфис-БИОПРОДУКТ” АҖ керә. Предприятие елга 1 миллион тоннага кадәр май орлыгы, 450 мең тонна үсемлек мае һәм 380 мең тонна шрот эшкәртеп чыгарырга сәләтле.

Казан май комбинаты - кетчуплар, майонезлар һәм соуслар җитештерү буенча Россиядә иң эре предприятие. Предприятие даими модернизацияләнә. 2021 елның беренче кварталы йомгаклары буенча "Нәфис" төркеме предприятиеләре товар продукциясен җитештерүне 18%ка арттырганнар.

Экскурсия барышында делегация Россиядә генә түгел, аннан читтә дә билгеле булган брендлар белән танышты.

Соңыннан кунаклар «Кәүсәр» тәэмин итү һәм сату (сәүдә) авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында булдылар. 2018 елда предприятие кош итен эшкәртү җайланмалары сатып алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 30 млн.сум күләмендә грант алган  иде. Биредә җитештерүнең тулы циклы булдырылган:ата, ана кошлар, инкубаторлар, кошлар өчен биналар, сугым цехы һәм эшкәртү. Җитештерелә торган продукция ассортименты шактый төрле, болар:үрдәк итеннән казылыклар, сосискалар, паштетлар, какланган һәм ысланган ит продукциясе. Җитештерү кооперативы “Хәләл” стандартлар буенча эшли.

БГӘ делегациясе җитештерү цехларын һәм предприятие җитештерә торган продукцияне карады. Очрашу нәтиҗәләре делегациядә «Кәүсәр» кооперативы продукциясенә кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International