Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, перспектив хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү максатында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су иминлеге буенча Дәүләт министры Мариям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

Очрашуда шулай ук министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «РАЦИН» АҖ башкарма директоры Радим Нурхәмәтов һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашуны ачып, Марат Җәббаров республиканың агросәнәгать комплексы үзенчәлекләре һәм хезмәттәшлек өчен мөмкин булган юнәлешләр турында сөйләде.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Татарстан продукциясен экспортлау 93 мең доллар тәшкил иткән. Төп өлеше(47%) вафлига туры килә – 43 мең долларга 16 тонна җибәрелгән. Продукция экспортлау буенча икенче урында(22%) - татлы коры печенье, ул 20 мең долларга чыгарылган, өченче урында(15%) - он һәм кондитер эшләнмәләре, ул 14 мең  долларга чыгарылган.

Республика Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә “Хәләл” ит, сөт һәм кондитер продукциясен, бодай, терлек азыгы өчен арпа, көнбагыш мае, шикәр һәм он экспортлый ала.

Делегацияне аеруча үз эшчәнлекләре турында сөйләгән Татарстан эшкәртү предприятиеләре кызыксындырды. Мәс., «Хәләл Планета» компаниясен гамәлгә куючы Радик Гафуров кунакларга Татарстанда җитештерелгән хәләл әзер продукция - “сухпайклар” тәкъдим итте. Болар - галеталар, тушенка, сыер ите белән карабодай боткасы, сыер ите белән дөге боткасы, бавыр паштеты, казылык, аз тозлы каклаган каз, миндаль, кипкән җиләк-җимеш, баллы һәм йөземле бөртеклеләр катнашмасы, чәк-чәк, чәй. Барлык продуктлар Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тарафыннан сертификацияләнгән. Яраклылык вакыты 5 ай. Радик Гафуров сөйләвенчә, җыелма армия сафларында хезмәт итүчеләр, балыкчылар, аучылар һәм поход-туризм белән мавыгучылар өчен файдалы булачак.

Үз продукциясен шулай ук «Вивид» ҖЧҖ дә тәкъдим итте. «Вивид» компаниясе - Россиядә сәнәгать масштабларында салкын килеш беренче сыгынтылы көнбагыш маен җитештерүче бердәнбер компания. Предприятие үз продукциясене, аерым алганда, көнбагыш маен һәм экструдацияләнгән, югары протеинлы көнбагыш мае сыгынтысын Татарстан Республикасындагы катнаш азык заводларына һәм кошчылык комплексларына һәм аннан читтә дә сата. Кулланучыга җиткерелә торган Вивид мае - беренче салкын сыгынтылы «Extra Virgin». Бу - химик һәм термик эшкәртелмәгән, консерваторлардан һәм ароматизаторлардан башка 100% табигый продукт, анда күп санлы витаминнар һәм кеше өчен файдалы аминокислоталар бар.

«Акульчев» кондитер фабрикасы вәкилләре патентланган эксклюзив рецептура буенча чыгарыла торган бисквит вафлилар турында сөйләделәр. Вафлилар һәм печеньелар төрле натураль җиләк-җимеш һәм башка эчлекләр белән эшләнә. Предприятие венский вафлилары, купелька, мяфли, вафельле печенье, macarons, Павлова пирожное чыгара.

Җитештерелә торган үз продукцияләре турында «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ һәм «Эмиз» сәүдә йорты ҖЧҖ вәкилләре дә сөйләде.

“Без Татарстан белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынабыз һәм ике яклы килешүләргә ирешү өчен максимум көч куячакбыз”, - диде Мариям Бинт Мөхәммәд Әл-Мехаири ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International