Берләшкән Гарәп Әмирлекләренннән Азык-төлек һәм су иминлеге министрлыгының Мариям Бинт Мөхәммәд Әл-МУХАИРИ җитәкчелегендәге делегациясе “Агрокөч” АҖенең шикәр продукциясе белән кызыксынды. Визит барышында алар «Зәй шикәре» ААҖенең эшчәнлеге һәм җитештерү күләмнәре белән таныштылар һәм хәләл стандарт продукциясен җитештерү тәҗрибәсен өйрәнделәр. Министрлык башлыгына шулай ук предприятиенең Россия шикәр базарында биләгән урыннары позицияләре, инвестпроектлар үсеше, предприятиеләрне модернизацияләү һәм «кырдан – кибет киштәләренә" чылбыры принцибы турында сөйләделәр.
Алар белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков йөрде.
"Агрокөч" АҖ генераль директоры Светлана Барсукова, холдинг өчен төп кыйммәтләр - тотрыклы үсеш, җиргә сакчыл мөнәсәбәт һәм сәламәтлек өчен файдалы азык-төлек продуктлары булдыру, дип билгеләп үтте.
“Эш барышында без һәр продуктның сыйфатын эталон дәрәҗәгә җиткерәбез, сакчыл җитештерү нормаларын үтибез һәм, җитештерү процессларына инновацион технологияләр кертеп, бердәм максатка омтылабыз. Болар барысы бергә продукциянең сыйфатын даими яхшыртырга, чыгымнарны киметергә һәм конкурентлы бәяләр куярга мөмкинлек бирә. Мондый алым холдингка хәләл стандарт продукциясе җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе булырга, илнең шикәр җитештерүчеләре бишлегенә керергә, илнең 20 иң эре җир хуҗаларының берсе булырга һәм топ-10 кошчылык предприятиеләре арасында булырга мөмкинлек бирде. Бүген холдинг, инвестиция проектларына 48 млн. доллар юнәлдереп, ел саен 124 мең тонна кош ите, 1,2 млн. тонна шикәр чөгендере, 560 мең тонна кузаклы культуралар җитештерә, еллык табышы 680 млн. долларга җитә”, - дип билгеләп үтте Светлана Барсукова.
Холдинг тәкъдир иткән инвестпроектлар 2021-2022 елларда гамәлгә керәчәк. Болар - Чаллы элеваторын реконструкцияләү (5,9 млн доллар), сырлар җитештерү(18,8 млн доллар), кош итеннән ярымфабрикатлар җитештерү линиясе(4,5 млн доллар), 4500 баш савым сыерына исәпләнгән комплексны гамәлгә кертү(21 млн доллар), шикәр заводы куәтен модернизацияләү(5,9 млн доллар), шулай ук тавык тизәгеннән ашламалар җитештерү(9 млн доллар).
«Кырдан – кибет киштәләренә» принцибы турында сөйләгәндә, Светлана Барсукова “Агрокөч”нең Россиядә үз азык-төлек кластерын булдырган бердәнбер холдинг булуын билгеләп үтте, аның предприятиеләре, бер-берсенең продукциясен кулланып, базарга сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен уңай продуктлар чыгара, дип ассызыклады ул. “Агрокөч” ел саен кырлардан 330 мең тонна бөртеклеләр уңышын җыя, 290 мең тонна катнаш азык җитештерә, алар фермаларга таратыла, кош итеннән 97 мең тонна чи продукция һәм 49 мең тонна тирән эшкәртелгән продукция, барысы 265 төр продукция җитештерә, шул исәптән 96 төр - Хәләл стандарт буенча. Терлекчелек секторында да шундый ук принцип эшли, 10 меңнән артык савым сыеры бар һәм 60 мең тоннадан артык сөт җитештерелә, сөт продукциясе әзерләү белән “Агрокөч-Сөт” ҖЧҖ шөгыльләнә, әзер продукция күләме 39 мең тоннага җитә. Холдинг җитештерә торган 400 төр продукция көн саен 10 мең сату нокталарында, 40тан артык фирма кибетләрендә һәм 6 дистрибутор-күпләп сату үзәкләрендә сатыла.