Татарстанда илнең 63 төбәгеннән иң яхшы зоотехник-селекционерлар җыелды

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген Татарстанда сөт һәм ит терлекчелеге буенча зоотехник-селекционерларның 2 нче Бөтенроссия конкурсы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Республика Президенты исеменнән катнашучыларга Марат Җәббаров мөрәҗәгать итте.

«Безнең уртак максатыбыз - республиканың агросәнәгать комплексын югары нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле тармак итү, авыл кешеләренең тормышын иң заманча стандартларга туры китерүгә ирешү, шул ук вакытта авыл тормышының уникаль мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекле тормыш рәвешен саклап калу. Без боларны булдыра алабыз, чөнки авыл хуҗалыгында тырыш, хезмәт сөючән һәм туган җирне яратучы, бу сыйфатларны буыннан-буынга, балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына тапшыра ала торган гаҗәеп кешеләр эшли», - дип билгеләп үтте ул.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 7-11 июньдә "Элита" дәүләт нәсел предприятиесе базасында уза. Ярышларда Россиянең 63 төбәгеннән 77 конкурсант катнаша. Алдагы конкурс чемпионы бары тик судьялар коллегиясе составында эксперт буларак кына катнаша ала.

Ярышлар өч этапта уза, югары продуктивлы терлекләр булдыру өчен алар белән катлаулы һәм мөһим селекция эшен үз эченә ала. Катнашучылар практикада автоматлаштырылган нәсел исәбен алып бару осталыгын һәм һөнәри күнекмәләрнең теоретик нигезләрен гамәлгә ашыруны күрсәтәчәкләр, шулай ук документларга һәм хайваннарның экстерьерына анализ уздырачаклар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнәчәк:«2021 ел зоотехнигы-селекционеры» конкурсы чемпионы, «Автоматлаштырылган мәгълүматлар базалары белән практик эш», «Хайваннарның нәсел кыйммәтен бәяләү», «Теоретик белемнәр», «Зоотехника хезмәте ветераны», «Булачак селекционер», «Нәсел эшен үстерүгә керткән өлеше өчен» һәм «Эшкә мәхәббәт белән» номинацияләре призерлары, шулай ук Д.А. Кисловский исемендәге Күчмә кубок тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International