Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә: дәүләт ярдәме чараларын алу өчен салымнар буенча бурычлар булмаска тиеш

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә закон белән билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны һәркем түләргә тиеш. Бүгенге көндә төбәк дәүләт хезмәтләрен күрсәтү, шул исәптән грантлар һәм субсидияләр рәвешендә гражданнарга социаль ярдәм чараларын бирү аларны алучыларның салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта гына башкарыла.

Шуңа күрә субсидияләр, шулай ук грантлар алуга дәгъва кылучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, крестьян(фермер) хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең салымнар буенча бурычлары булмаска тиеш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тагын шундый мәгълүмат җиткерә:Россия Федерациясе Салым Кодексының 217 статьясындагы 13 пункты нигезендә физик затларның үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үстерелгән үсемлекчелек продукциясен (натураль һәм эшкәртелгән килеш), терлекчелек продукциясен (тере килеш, суелган терлек итен чи килеш яки эшкәртелгән килеш) сатудан алынган керемнәренә салым салынмый.

Салымнар буенча бурычларны түбәндәгечә түләп була:

*онлайн режимда Россия Федераль салым хезмәте (ФНС) сайты сервислары (физик затның һәм шәхси эшкуарның (ИПның) шәхси кабинеты) аша, «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы аша һәм аларның мобиль кушымталары аша;  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында.

*бурычларны түләү өчен түләү документы алып, аларны банклар, Россия почтасы бүлекчәләре, түләү терминаллары һ. б. аша түләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International