Марат Җәббаров аномаль эсселекнең агросәнәгать комплексына тәэсире турында сөйләде

2021 елның 22 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чәчүлекләрнең торышы һәм аномаль эсселекнең АПКга тәэсире турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр билгеләп үткәнчә, узган атна республика урнашкан аномаль эсселек белән аерылып торды. Соңгы 100 елда температура режимы буенча рекорд куелды. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белешмәләренә караганда, җилле эссе һава туфракны шактый киптергән. Бер метр катламдагы дымлылык – 120 - 160 мм, ә чәчүлекләрдә – 19 - 27 мм. “Туфракны көздән тирәнтен эшкәртү буенча безнең тәкъдим үтәлгән урыннарда дым күбрәк. Чәчү барышында  технологик операцияләрне берләштерүнең дым саклауга нәтиҗәле йогынты ясавы тагын бер кат исбатланды”, - диде ул.

Республикада чәчү эшләре төгәлләнде диярлек:кукуруз, рапс һәм бәрәңге эшләре тәгәлләнеп килә. Марат Җәббаров кыскача аерым культураларның торышы турында сөйләде. Мәсәлән, җитештерү технологиясе үтәлгән көзге культураларда проблемалар юк диярлек. Су куллануны киметү һәм көзге культураларның куәтен саклау өчен тамырдан һәм яфраклардан тукландыру мөһим. Күп хуҗалыклар бу юнәлештә фәнни күрсәтмәләрне исәпкә алып эшлиләр.

Сабан культураларына килгәндә, эссе һава торышы корткычларның һәм чүп үләннәренең артуына китерде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы кирәкле технологик алымнарның вакытында кулланылуын күзәтү өчен кырларның даими мониторингын алып барырга өндәде. Элегрәк районнарда 1446 берәмлек сиптергеч алынган иде. Шуларның 88%ы кабул итүне узган, шушы көннәрдә кабул итү буенча эшләр тәмамланачак.

Үсемлекләрне яклау чараларын уздырганда умартачыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк, дип искәртте Министр. "Тагын бер кат хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм:умарта күчләренең сакланышы өчен җаваплылык сезнең җилкәгә төшә, шуңа күрә бу эшләрнең регламентын төгәл үтәргә кирәк. Бал кортлары һәлак булган һәр очрак өчен хуҗалык җитәкчесе шәхси җавап тотачак", - диде Марат Җәббаров.

Аномаль эсселекнең үсемлекләр торышына гына түгел, терлекчелек секторына да тәэсир итми  калмады. Сыерлар эсседән стресс кичерәләр, шуның аркасында республика көн саен 5 тоннага кадәр сөт алмый кала. Марат Җәббаров хуҗалык җитәкчеләренә терлекләрнең су белән өзлексез тәэмин ителүен контрольдә тотарга һәм сыер абзарларында оптималь микроклимат булдырырга кушты.

Шулай ук республикада бүген азык базасының торышына һәм әзерләнгән азыкның сыйфатына комплекслы бәя бирү башкарыла.

«Бүген һәм иртәгә республикада яңгырлар булачак, алар уңыш нәтиҗәләренә уңай йогынты ясар, дип өметләнәм. Терлек азыгы әзерләү һәм аның сыйфаты буенча барлык мәсьәләләр дә бик мөһим», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International