Харбинда «Россиядә эшләнгән» фестиваль-ярминкәсе уза

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Чимал һәм энергетик булмаган товарлар экспортын арттыруга юнәлдерелгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Россия экспорт үзәге» АҖ Кытай Халык Республикасының Харбин шәһәрендә «Россиядә эшләнгән» милли бренды астында фестиваль-ярминкә уздыра.

Ярминкә X Россия-Кытай ЭКСПО белән параллель рәвештә Харбин халыкара сәүдә-икътисадый ярминкәсе мәйданчыгында уза. Өченче ел рәттән инде Харбин Россия фестивален кабул итә, ә Кытайда Россия экспорт үзәге 2024 елдан башлап алты шундый чара оештырган. Чарада Татарстаннан ике компания катнаша.

Быел күргәзмә эше 17 майда ук башланды. Экспозициядә илнең 37 төбәгеннән йөздән артык Россия җитештерүчесе катнаша. Мәйданчык кунаклары АПК продукциясенең төрле ассортименты, эчемлекләр һәм биоөстәмәләр, косметика һәм гигиена чаралары, халык куллану товарлары, зәркән эшләнмәләре һәм сувенирлар, шулай ук туризм өлкәсендәге хезмәтләрне үз эченә алган товарларның киң ассортименты белән таныша алалар.

Ачылу тантанасында ике яктан да югары дәрәҗәле хакимият һәм бизнес вәкилләре катнашты. Кытай ягыннан Хэйлунцзян һәм Ляонин провинцияләре җитәкчеләре, Харбин мэры һәм сәүдә департаментлары башлыклары булды.

Фестиваль-ярминкәдә катнашучыларны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сәламләде. Ул, Харбин Россия һәм Кытай Халыкларының ныклы дуслыгы атмосферасы белән сугарылган һәм ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр тарихында аерым урын алып тора, дип ассызыклады.

Оештыручылар бай программа әзерләгәннәр: кунаклар Камчатка крабыннан ризык татып карый, Россия шеф-поварларының коймаклар һәм стейклар әзерләвен күрә, Россия анимацияләрен карый һәм уенчыкларны бизәү буенча мастер-класслар карый алалар. Товарларны популярлаштыруга популяр Кытай блогерлары да ярдәм итә, алар, Россия продукциясе белән миллионлаган кулланучыларны таныштырып, фестивальдән турыдан-туры трансляцияләр бирәләр.

“Россиядән Кытайга продукция экспортлау динамик рәвештә үсә. Безнең өчен шунысы аеруча мөһим - үсештә төп драйвер чимал һәм энергетик булмаган продукция булу. 2021 елдан башлап андый продукцияне җибәрү тотрыклы үсә. 2025 елда чимал һәм энергетик булмаган продукцияне экспортлау 18%ка артты. Мондый динамика һәм мондый масштаблар алга т таба ышанычлы бару өчен сыйфатлы инфраструктура булуны таләп итә, һәм безнең фестиваль-ярминкә нәкъ менә үзебезнең ил җитештерүчеләре алдында КХРның гаять зур базарына чыгу өчен зур мөмкинлекләр ача. Мондый чаралар Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытырга, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерергә һәм Кытай кулланучыларын Россия продукциясе һәм мәдәнияте белән таныштырырга мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады Россия экспорт үзәге (РЭЦ) генераль директоры Вероника Никишина.

Фестиваль-ярминкә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерүнең мөһим инструменты булып тора. Быелга якынча 400ләп эшлекле сөйләшүләр үткәрү планлаштырылган. Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукцияне шунда гына түгел, ә «Россиядә эшләнгән» милли кибет һәм алдынгы Кытай маркетплейслары аша да сатып алырга мөмкин.

Россия экспорт үзәге 2025 елда РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган «Россиядә эшләнгән» милли брендын алга этәрү программасын тормышка ашыра, аның максаты - Россия флагы төсләрендәге кош символы аша дөнья базарларында үзебезнең товарларның танылуын арттыру.

Россия экспорт үзәге (РЭЦ, Группа ВЭБ.РФ) чимал һәм энергетик булмаган продукцияне экспортка ярдәм итүче дәүләт институты булып тора. Ул төрле тармак компанияләренә халыкара базарларга чыгуның барлык этапларында финанс һәм финанс булмаган ярдәм күрсәтә, шул исәптән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында. Россия экспорт үзәге төркеме тәкъдим иткән хезмәтләрнең күбесе «Минем экспорт» дәүләт цифрлы платформасында онлайн-форматта мөмкин. Россия экспорт үзәгенә «Россиядә эшләнгән» программасын тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру буенча төп функцияләр йөкләнгән. Россия экспорт үзәге төркеме составына экспорт кредитларын һәм инвестицияләрне иминиятләштерү буенча Россия агентлыгы (ЭКСАР), РОСЭКСИМБАНК һәм «Россия экспорт үзәгенең экспорт мәктәбе» керә.

Россия экспортерлары фестиваль-ярминкәләрдә катнашуга гаризаны «Россиядә эшләнгән» программасы сайтында бирә алалар: https://madeinrussia.com/ru/events/, анда Россия экспорт үзәге (РЭЦ) ярдәмендә уздырыла торган чит ил чаралары календаре урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International