Кыр хәбәрләре:Сарман районында язгы чәчү алдынгыларын бүләкләделәр

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр. Аларга премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов тапшырдылар.

Бүләкләү дүрт номинациядә үткәрелде. Үзебездә җитештерелгән тракторларында эшләүче механизаторлар арасында беренче өч урынны "Сарман" агрофирмасы" ҖЧҖ һәм "Җәлил" агрофирмасы" ҖЧҖ белгечләре алды. Беренче урында - Ленар Газизов, икенчедә - Василий Герасимов, өченчедә - Владимир Кузнецов.

Чит ил тракторларында эшләүче механизаторлар арасында иң күп смена-нормаларны үтәгән механизаторлар арасында беренче урынны "Сарман" агрофирмасы" ҖЧҖеннән Алмаз Хәсәнов алды, икенче һәм өченче урыннарны "Нөркәй" агрофирмасы" ҖЧҖеннән Рәнис Хәкимуллин һәм Илдар Әгъләмов алдылар.

Сабан культураларын чәчүдә катнашкан механизаторлар арасында беренче һәм икенче урыннарны "Нөркәй" агрофирмасы"ннан Нәзиф Галиуллин һәм Альберт Хәннапов алдылар, өченче урынны "Сарман" агрофирмасы"ннан Дамир Гайнуллин алды.

Шикәр чөгендере чәчүдә катнашучы механизаторлар арасында призлы урыннарны "Сарман" агрофирмасы" ҖЧҖ механизаторлары - Рәмдус Фәретдинов, Марс Гайнетдинов һәм Ранил Рәхимов алдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, районда язгы чәчү 51,7 мең га мәйданда планлаштырыла, бүгенге көнгә бу эш 33,9 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән язгы бөртеклеләр – 22100 га, шул исәптән язгы бодай - 5200 га, арпа – 15600 га, солы - 0,1 га, шикәр чөгендере - 8600 га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International