Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында агымдагы ел уңышы өчен көзге культуралар 552 мең га мәйданда чәчелгән. Районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре «Россия «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белән берлектә аларның торышын даими рәвештә тикшереп торалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә 55 мең га мәйданда көзге культураларның һәлак булуы билгеле, бу 10% ка якын.

Һәлак булган мәйданнарның күпчелеге түбәндәге районнарда (процентларда):

 

  • Мамадыш 50
  • Чүпрәле 36
  • Кайбыч 24
  • Апас 24
  • Балтач 23
  • Чирмешән 22
  • Питрәч 21

Һәлак булуның сәбәпләре түбәндәгеләр булыга мөмкин:

1.Көзен кар төшкәнче каты салкыннар булу, соңрак чәчелгән һәм ян-як үсентеләрендә җитәрлек күләмдә шикәр җыеп кала  алмаган чәчүлекләр күбрәк зыян күргән;

2.Кар катламының калын булуы һәм аның озак ятуы авырулар авыруларның (склеротиниоз, кар күгәреге)үрчүенә сәбәпче булуган;

3.Вегетация чоры башланганнан соң булган салкыннар, аерым урыннарда һәм районнарда -9 градуска кадәр җитте.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре аграрийларга көзге культураларның торышын яхшыртырга ярдәм итә торган чаралар күрергә киңәш итә. Аерым алганда, болар:

*Язгы явым-төшемнәр аркасында туфракның тыгызлануы күзәтелә торган кырларда аэрацияне яхшырту өчен кабат тырмалау үткәрергә, шул ук вакытта ротацион тырмаларны мөмкин кадзәр күбрәк кулланырга кирәк.

*Язның үзенчәлекләрен һәм туфракның тыгызлануын исәпкә алып, чәчү планлаштырылган кишәрлекләрдә орлык чәчү тирәнлегенә аерым игътибар бирергә кирәк.

*Уңыш дымны өчен мөмкин кадәр күбрәк кулланып калу һәм яхшы шытым булдыру өчен һәлак булган кишәрлекләрне тиз арада яңадан чәчәргә кирәк. Яңадан чәчү өчен орлыклар “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясенең орлыкчылык хуҗалыкларында бар.

Моннан тыш, яфрактан тукландыру белән бергә яклау чараларын үткәрү вакыты да җитеп килә.

Авырулар үрчү белән бергә, швед, гессен һәм көзге чебеннәр вакыты килеп җитә. Алар шытымнарның төп сабагына зыян китерергә мөмкин. Бу очракта уңышның кимүе 50% ка кадәр җитә.

Һава температурасы оптимальләшкәндә, белгечләр чүп үләннәргә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә киңәш итәләр. Пестицидлар күләмен киметү һәм препаратларны минималь дозаларда куллану өчен эш эретмәләрен, суның сыйфатын исәпкә алып, эретмә комплексларында әзерләргә киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International