Татарстанда икенче дәрәҗә кооператив эшләтеп җибәрәләр

2021 елның 30 апреле, җомга

Бу хакта республика кооператорларының гамәлгә кую җыелышында хәбәр ителде.

Очрашуны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов ачты.

“Татарстан Республикасы үзендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен алга этәрүгә, аны сәүдә челтәрләре һәм интернет аша сатуга юнәлдерелгән процессны эшләтеп җибәрде. 2019 елдан әлеге кооперативлар сатуны көйләү буенча Министрлыктан ярдәм ала инде. Без аларны челтәр форматындагы, шулай ук “Йорт янәшәсендә” форматындагы ваклап сату кибетләре белән килешүләргә чыгарырга ирештек”, - диде Ришат Хәбипов.

Алга таба республикада кооперацияне үстерү буенча эксперт Ренат Мамаев сөйләде.

“Натураль продукцияне традицион сәүдә системасы аша чыгару зур чыгымнарга китерә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә базарның эре уенчылары белән ярышырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә проект кысаларында продукция ахыргы кулланучыга барып җиткәндә бәянең нык артуын барлыкка китерми торган берничә инструмент кулланылачак. Бу - авыл туризмын үстерү кысаларында гастрономик турларны һәм эре предприятиеләрдә дегустация урыннарын эшләтеп җибәрү, алар һөнәр берлекләре линиясе буенча оештырылачак”, - дип, планнары белән уртаклашты ул.

Ә «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин «Кооператив идарәче» программасы буенча укытуның беренче нәтиҗәләре турында сөйләде.

“Укулар “Агро-онлайн” белем бирү платформасында узды. Программа кысаларында яңа оештырылган 2 дәрәҗәдәге кооператив өчен башкарма менеджментның кадрлар резервы булдырылды”, - диде ул.

Очрашу барышында фермер продукциясен сату вариантлары белән «Белоглазова» КФХ җитәкчесе Алена Белоглазова уртаклашты.

“Без мондый эшне бер елга якын үткәрәбез инде. Безгә башта ук логистикага бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк иде. Продукция чыгаруның төп вариантлары Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре булды. Әгәр без базардан читкә чыгабыз икән, бөтен кеше кызыгырлык яңа продукт җитештерә башлыйбыз икән – андый продуктлар бар – продукцияне башка төбәкләргә ничек китерергә, логистика уйларга кирәк. Хәзер ул барысында да аз-азлап бар. Моның өчен безгә берләшергә кирәк”, – диде ул.

Чара ахырында очрашуда катнашучылар ачык тавыш бирү юлы белән республикада беренче 2 дәрәҗәдәге кооператив төзү турында карар кабул иттеләр. Аның составына 10 кооператив керә, болар:Саба районының «Каймак» СППК, Кукмара районының «Әмирхан» ССПоК, Нурлат районының «Заготпром» СПСК, Спас районының «Каймак» СССПК, Балтач районының «Шушма» СППК, Минзәлә районының "НИВА" СХСПК, Кайбыч районының «Йолдыз» СССППК, Арча районының «Искра» ССППК, “Рассвет” СХПССК һәм “Синергия” СППСК.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International