Марат Җәббаров:2020 ел йомгаклары буенча Төрекмәнстанга Татарстан Республикасы 3,4 млн доллар сумга продукция экспортлаган

2021 елның 30 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Төрекмәнстанның сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Оразмырат Губранназаров, Төрекмәнстан Авыл хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохит министрлыгының Матди тәэмин итү үзәге директоры Мердан Джумаев, Төрекмәнстан сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге рәисе Довран Худайбердыев белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләү максатларында очрашты.

Төрекмәнстан делегациясе Казанга эш сәфәре белән килде. Төп максат - Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу.

Очрашуны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның агросәнәгать комплексы үзенчәлекләре һәм хезмәттәшлек өчен мөмкин булган юнәлешләр турында сөйләде.

Марат Җәббаров ассызыклаганча, Татарстан компанияләренең Төркмәнстан белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. “2020 ел нәтиҗәләре буенча Төркмәнстанга 3,4 млн долларга Татарстан Республикасы продукциясе экспортланды. Төп өлеш (77 %) көнбагыш маена туры килә - 2,6 млн. долларга 3,2 мең тонна, шоколад продукциясен һәм башка азык-төлек продуктларын экспортлау буенча икенче урында(7,3%) - 250 мең долларга (113 тонна), экспорт күләме буенча өченче урында – шикәр, 152 мең долларга 405 тонна”, - диде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, шулай ук кетчуплар экспортлауга 2,1% туры килә, 72 мең долларга, соуслар әзерләү өчен продуктлар – 2,9% яки 100 мең долларга, ликер-аракы продукциясе - 2,1%, 72 мең долларга.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы Төрекмәнстан белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итүдә кызыксына.

Татарстан Республикасы бөртекле культуралар орлыклары, бөртекле ашлык, кузаклы культуралар, җитен, горчица, бәрәңге, көнбагыш мае, шрот, көнбагыш сыгынтысы (жмых), чөгендер  түбе (жом), шикәр, он экспортлый ала, шулай ук Татарстан республика предприятиеләре җитештергән сөт продуктларын һәм авыл хуҗалыгы техникасын экспортка тәкъдим итә.

Җавап чыгышында Оразмырат Губранназаров Татарстан белән Төрекмәнстанның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрендә мөмкинлекләрнең зур булуын билгеләп үтте. «Без үзара хезмәттәшлекне киңәйтү яклы. Шулай ук безне Татарстанда үстерелгән бодай, эшкәртелмәгән үсемлек мае, шикәр, ит алу да кызыксындыра», - дип ассызыклады Төрекмәнстанның сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министры.

Очрашу кысаларында Марат Җәббаров Оразмырат Губерназаровка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихы» китабын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International