Татарстанда 32 район сабан культураларын чәчүгә керештеләр, барлык язгы чәчүлекләр мәйданы 2,8 млн га тәшкил итә

2021 елның 24 апреле, шимбә

Татарстанда язгы кыр эшләре актив фазага керде. Авыл хуҗалыгы культуралары 780 мең га мәйданда(79%) тукландырылган инде, шулардан 502 мең га (92%) – көзге культуралар, 278 мең га(63%) – күпьеллык үләннәр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, Зәй районы уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны тулысынча төгәлләгән. Шулай ук Нурлат, Алексеевск, Тукай, Баулы, Минзәлә районнары күпьеллык үләннәр мәйданын вакытында тукландырганнар. Сарман, Тәтеш, Азнакай, Түбән Кама районнары көзге культураларны тулысынча тукландырган. Чирмешән һәм Тукай районнары бу эшне төгәлләп киләләр.

Тулаем республика буенча тырмалау (дым каплату) буенча эшләр күләме 3,1 млн. га тәшкил итә, бүгенгә 1515 мең га мәйданда дым каплатылган, ягъни 48%ы (шулардан уҗым культуралары – 180 мең га (33%), күпьеллык үләннәр – 320 мең га(72%), туңга сөрү һәм пар җирләре – 1015 мең га (48%). Дым каплату кайбер районнарда шактый мәйданда башкарылган:Тәтеш районында – 73 мең га, Тукай(70), Нурлат(64), Зәй(62), Алексеевск(57), Чирмешән(56).

Республикада 32 район сабан культураларын чәчүгә кереште. Язгы чәчү эшләре 128 мең га мәйданда башкарылган, ягъни планның 7%ы үтәлгән. Агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча чәчүлекләр мәйданы 2,8 млн. га тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсендә.

Язгы чәчүне 1,8 млн. га мәйданда башкарасы бар, шулардан бөртекле һәм кузаклы культуралар - 1,1 млн. га, техник культуралар - 344 мең га, азык культуралары – 370 мең га.

Бүгенге көндә бөртеклеләрнең 70%тан артыгы чәчүне һәм ягулык-майлау материалларын тоту нормаларын контрольдә тоту системасы белән комплектланган чәчү комплекслары белән чәчелә. Алар республикада 720 берәмлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International